Башкалар кебек булмау җиңелме (12+)
3
Декабрь 2021
Җомга
3 декабрь көнне 17 нче санлы китапханәдә инвалидлар җәмгыяте әгъзасы В. Голубева белән очрашу узды. Ул инвалидлар көненә багышланды. Чара барышында тамашачылар каршында китапханәбезнең даими укучысы, күзләре тумыштан зәгыйфь яшь шагыйрә Валерия Голубева чыгыш ясады. Ул – «Лебедь» әдәби берләшмәсе әгъзасы, бөтенроссия хәйрия бәйгесенең 2 нче дәрәҗә дипломанты. Валерия үзенең шигырьләрен укыды, Брайль әлифбасы белән таныштырды, күрмәүчеләр өчен китапларны күрсәтте. |